Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан килде:
2023 елның 7 апреленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү
2023 елның 7 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көчәйгәндә секундына 15-16 метрга җиткән көчле төньяк-көнчыгыш җиле көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Әгәр көчле җил вакытында Сез урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары килеп төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
2. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк.
3. Зур агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга да киңәш ителми – җил белән өзелгән ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
4. Көчле җил вакытында электртапшыргыч линияләр астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләр янына килү үлем куркынычы белән яный.
5. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән пыяла, шулай ук түбә һәм җил белән килеп төшкән декор элементлары да тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
6. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгызлап ябарга, балконнардан һәм лоджиялардан килеп төшәргә мөмкин булган әйберләрне читкә алып куярга кирәк.
7. Торак яки эш урынындагы тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта, сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.