Авыл фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәткәрләре актуаль мәсьәләләре буенча халык белән очрашуларын дәвам итәләр.
Иске Каразерик авылы шәфкать туташы Розалия Мөхәммәтҗанова мәктәп укучылары белән сәламәт туклану темасына әңгәмә корды. чипсы, газлы су, төрле бургерлар киң таралган чорда, үсеп килүче буынның даими рәвештә сәламәтлекне ныгытуга булышлык итә торган ризыклар – балык, яшелчә, җиләк-җимеш белән туклануы аеруча мөһим. Медицина хезмәткәре малайлар һәм кызларның игътибарын сәламәт туклануның төп кагыйдәләренә юнәлтте.
Бакча сезоны башланды. Халык шәхси ярдәмче хуҗалыкта тәртип урнаштыруга кереште. Онытмаска кирәк, бу эшләр артында тычкан бизгәге яшеренергә мөмкин. Салкын Чишмә авылы фельдшеры Энҗе Гыймаева авыл халкы алдында бөер синдромлы геморрагик бизгәкне кисәтү турында доклад белән чыгыш ясады.
Көрәш-Бүләк авылы шәфкать туташы Әлфирә Нуруллина авылдашларына талпан энцефалитын профилактикалау һәм бу кан суыручы бөҗәкләрдән саклану чаралары турында лекция укыды.