Бүген район башлыгы Аяз Шәфигуллин мобилизацияләнгән якташыбыз Әхмәтов Илнур белән очрашты

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Яссытугайда яшәүче Илнур Әхмәтов Дондагы Ростов һәм Казан госпитальләрендә дәваланганнан соң өенә кайткан.

 

Илнурның хәлен белергә район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов килде. Исегезгә төшерәбез, Әхмәтов 2022 елның 19 сентябрендә хәрби хезмәткә чакырылган.

 

- Казанда укудан соң, - дип сөйли сугышчының әнисе, - соңгы эшелон белән махсус хәрби операция территориясенә мең ярым егет китте, шул исәптән, минем улым да. 9 мартта хәрби бурычын үтәгәндә, Илнур ярчык белән яралана. Шул вакыттан бирле ул дәвалануын дәвам итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Әхмәтовка Самара клиник госпиталендә дәваланырга туры киләчәк. Сәфәр өчен машинаны район җитәкчелеге тәкъдим итә.

-Район җитәкчелеге Сезгә ярдәм күрсәтәме?

 

- Әйе. Миңа нәрсә белән ярдәм итәргә кирәк булуы белән кызыксындылар, мин утын сорадым. Китерделәр, рәхмәт. Минем шулай ук газ янгычы белән проблема бар. Җылыту сезоны тәмамланганнан соң, булышырга вәгъдә итәләр. Игътибарсыз калдырмыйлар.

 

Мобилизация буенча чакырылган кече сержант Илнур Әхмәтов хәрби бурычын үтәгәндә миномет уты астына эләгә, нәтиҗәдә сул аягы һәм сул яктан яңагы ярчык белән яралана. Беренче ярдәмне аңа саниструктор күрсәтә. Шуннан соң аны Донецктагы мобиль госпитальгә күчерәләр. Самара хәрби госпиталендә Әхмәтов тулысынча аякка басар дип өметләбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International