2015 елдан Татарстанда «Аеклык ноктасы» проекты ярдәмендә 600 бала үз гаиләләрендә калган.
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Әбдриева хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиядә исәпкә алынган гаиләләрнең 37%ы диярлек алкоголь белән проблемалары бар. Гадәттә, ата-аналарның берсе спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп куллана, бу гаиләдәгеләргә, бигрәк тә балаларга начар тәэсир итә. Проект ярдәмендә кешеләр дәвалана, ә аларның гаиләләренә социаль һәм психологик ярдәм күрсәтелә.
"Алкоголизмның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: көйгә салынмаган шәхси тормыш, эш табу белән проблема, балалар. Безнең төп бурыч – бу гаиләләргә проблемаларны чишәргә булышу. Әйтик, проект ярдәмендә 61 кеше эшкә урнаштырылды, 42 гаилә тиешле социаль түләүләр алуга иреште, бу аларның тормыш дәрәҗәсен сизелерлек күтәрде», – дип билгеләп үтте Әбдриева.
Моннан тыш, 215 бала өстәмә белем алган, 79 балага лагерь һәм шифаханә юлламалары алырга мөмкин булган.
"Приютта булган 29 бала гаиләсенә кире кайта алды. Минемчә, бу балаларның балалар йортларына эләкмәвендә, аларның әти-әниләре хокукларыннан мәхрүм ителмәгән булуларында безнең һичшиксез өлеш бар», - дип йомгаклады Әбдриева.
Проект Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләр белән берлектә Балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясе җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла. Проектның төп бурычы - Татарстан ата-аналарына, балалары приютка эләкмәсен өчен, алкоголизмнан дәваланырга ярдәм итү.