Кәрәкәшле авылы китапханәсендә “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм үтә!” дип аталган танып белү сәгате үткәрелде

2023 елның 7 апреле, җомга

 

Балалар юл-транспорт травматизмын кисәтүгә багышланган чаралар балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүдә һәрвакыт актуаль.

Һәр бала юлда үз-үзен тоту кагыйдәләрен белергә һәм үзләштерергә тиеш. Нәкъ менә шуңа күрә 6 апрельдә Кәрәкәшле авыл китапханәсе, кече мәктәп яшендәге укучылар өчен “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бел һәм үтә!” дип аталган танып белү сәгате үткәрде. Анда балалар юл хәрәкәте кагыйдәләре белән уен формасында таныштылар. Табышмаклар, кроссвордлар ярдәмендә, вазгыятьле сорауларны хәл иткәндә, укучылар тротуарның кайсы өлешендә йөрергә һәм юлны ничек дөрес үтәргә кирәклеген, нинди билгеләр булуын һәм аларның нәрсә аңлатуын белделәр. Балалар юлларда куркынычсыз тәртип турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр үзләштерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International