Иске Каразерик авылы шәфкать туташы Розалия Мөхәммәтҗанова җирле мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән тәмәке тарту, наркомания, алкоголизм, уенга бәйлелек, артык ашау, тырнакны чәйнәргә ярату, Бөтендөнья челтәренә бәйлелек турында эчтәлекле әңгәмә үткәрде. Медицина хезмәткәре бу гадәтләрнең кеше сәламәтлегенә һәм авыруларны кисәтүгә зыяны турында сөйләде.
Подгорный поселогы шәфкать туташы Лилия Баталова балалар белән саф һавада күңелле зарядка оештырды.