Чара барышында китапханәче Илсөяр Тәлгать кызы балаларны китапханәдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар һәр китапның үз «фатиры» барлыгын күрделәр - ул китап киштәсендә булырга тиеш урын, бу китапны укырга теләгән һәр кеше аны җиңел һәм тиз таба алсын өчен. Аларга китапханәгә йөү өчен ничек язылырга һәм ни өчен бердәм укучы билеты кирәклеге турында сөйләделәр. Китапханәче китапханәдәге китаплар тормышы турында төп чыгыштан соң, мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренә ошаган журналларны һәм китапларны карарга һәм киштәдән алырга, аларны актарып карарга, иллюстрацияләрне күздән кичерергә мөмкинлек ала. Чара ахырында мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Сүзне җый" уен панелендә шөгыльләнделәр.
Балалар китапханәсе мөдире С. А. Кунафина.