Урыссуда хәйрия концерты тулы зал җыйды!

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Район мәдәният йортында хәйрия концерты узды, ул МХОда катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү өчен оештырылды.

 

Билет бәясе кыйммәт кенә булуга карамастан, тамаша залы тулы иде. Районның ваемсыз булмаган кешеләре яхшы концерт карарга гына килмәде, алар билетлар сатып алып, солдатларга акча җыюга бәяләп бетергесез өлеш кертте. Бу акция нәтиҗәсендә 83100 сум җыярга мөмкин булды! Акча инде МХО ярдәм фондына тапшырылды инде.

Чарада район җитәкчелеге вәкилләре, чик буе сакчылары җәмгыяте әгъзалары һәм алгы сызыктан ялга кайткан хәрбиләр катнашты.

 

- Оештыручыларга һәм артистларга, искиткеч концерт өчен рәхмәт. Бу концерт кына түгел, ул патриотлык белән сугарылган мөһим чара. Хәзер безгә булышу бик мөһим, ә билет сатудан җыелган акча сугышчыларга ярдәмгә китәчәк. Бу концертка килгән һәркемгә дә рәхмәт. Бердәмлек һәм яхшылыкка ышаныч рухын мин бу тамаша залында тойдым, - диде МХОда катнашучыларының берсе.

Һәм чыннан да, һәр чыгыш патриотлык, Ватаныбыз һәм бүген аны яклаучылар өчен горурлык хисләре белән сугарылган иде. Якты һәм күңелләргә үтеп кергән концерт номерлары безнең талантлы солистлар һәм РМЙ иҗади коллективлары тарафыннан тәкъдим ителде. Тамашачылар концертны бик теләп карады, ә чара тәмамлангач, артистларга һәм оештыручыларга искиткеч чыгышлары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International