Әлмәт шәһәрендә “Илһам” яшь язучылар һәм шагыйрьләр Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды.
Безнең районнан Кече Урыссу мәктәбе, 2 нче Урыссу урта гомуми белем бирү мәктәбе, Урыссу гимназиясе укучылары: Фәрхәт Газизуллин, Әдилә Шәрипова, Искәндәр Солтанов, Равил Гайсин, Әмир Ямаев чыгыш ясады. Барлык укучылар да зона этабында катнашучылар сертификатлары алды. Нәтиҗәләр май ахырында билгеле булачак.