“Олимп” спорт мәктәбе көрәшчеләре Бөтенроссия ярышларында җиңү яуладылар

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәрендә спорт көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Грек-рим көрәше буенча СССР спорт мастеры Улеев А.А. истәлегенә турнир 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында үтте. Россиянең төрле төбәкләреннән 250дән артык катнашучы бирегә көрәшергә килде. “Олимп” спорт мәктәбе спортчылары түбәндәге мактауга лаек нәтиҗәләр күрсәттеләр: Тимур Фәррахов 75 кг авырлык категориясендә икенче урынны алды, Жәлил Хожаков 85 кг авырлык категориясендә өченче урынга лаек булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International