Ютазы районының Урыссу үзәк район хастаханәсендә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында килгән томографта 558 тикшерү үткәрелгән.
Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа компьютер томографы ярдәмендә табиблар мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә тикшеренү үткәрә, онкология авыруларын, баш мие авыруларын, эчке органнар һәм аяк-куллар җәрәхәтләрен диагностикалый ала.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин «2024 елга кадәрге чорга РФ үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указга кул куйды, ул илдә милли проектларны гамәлгә ашыруга старт бирде.