Алар, нигездә, контракт буенча киткән һәм өйләренә ялга кайткан егетләр иде.
Саклагыч төстәге экипировкадагы сугышчылар дары исе иснәп өлгергән, дияргә кирәк. Алар төрле частьләрдә хезмәт итәләр һәм туган як белән элемтәнең никадәр мөһим булуын аңлыйлар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, район җитәкчелеге хезмәткәрләргә һәрьяклап ярдәм итә, аларның гаиләләре турында онытмый. Гуманитар ярдәм җыюда, маскировка челтәрләрен бәйләүдә, мәсәлән, районның күп кенә халкы катнаша. Безнең инде үз активистларыбыз бар, алар торак пунктларда алгы сызыктагы сугышчыларга кирәкле әйберләр җыюны оештыралар. Район җитәкчелеге билгеләнгән урынга кадәр алып килергә ярдәм итә. Көнүзәк мәсьәләләрне тикшерү барышында МХО сугышчылары өчен иң актуальләре ачыкланды. Шулай итеп, егетләрнең киңәше буенча, бәйләнгән оекбашлар инде һәркемгә җитәрлек. Алар бүген кирәк түгел. Ә менә эчәргә яраклы су белән проблемалар бар. Су җыярга чыганак булса да, тиешле шешә-сыемнар юк. Шулай ук контракт буенча хезмәт итүчеләр кыр кухнялары булмау сәбәпле, коры паеклар, шулай ук юеш салфеткалар, махсус аяк киеме белән белән ярдәм итүнең максатка ярашлылыгына игътибар юнәлтте. Кайбер участокларда тепловизорлар һәм бронежилетлар кирәкми, аларны үзләре сатып ала. Сүз уңаеннан, Ютазы хатын-кызлары тарафыннан бәйләнгән маскировка челтәрләре зур ихтыяҗ белән файдалана, бу челтәрләр нык һәм, бу эшне оештыручылар сүзләренчә, хезмәт урыннарыннан бәяләмәләр яхшы.
Чарада шулай ук Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссары Илшат Халитов, районның дин әһелләре, район башлыгы Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм башкалар катнашты. Район башлыгы, сугышчыларның барлык теләкләрен игътибарга алды, ялга кайткан егетләрнең һәркайсы үз җирлегендә укучылар белән очрашып, балаларда патриотизм хисе тәрбияләү максатыннан алар белән әңгәмәләр алып баруның максатка ярашлылыгына игътибар юнәлтте.
- Мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү турында сөйләсәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы, - бүгенгә утын белән ярдәм итүне сорап, 36 гариза керде, шуларның 24е урманчылык белән берлектә эшләнде. Башка үтенечләр дә бар, аларның берсе дә үзагымга куелмаган.
Очрашу барышында Бәйрәкәдә яшәүче һәм эшләүче сугыш хәрәкәтләре ветераны, отставкадагы хәрбинең сүзләре эчтәлекле һәм ышандырырлык яңгырады. Ул, аерым алганда, егетләрне командирларның боерыкларын берсүзсез тыңларга, дисциплиналы булырга чакырды.
Аралашу конструктив рәвештә узды. Үз илләренең мәнфәгатьләрен яклаучылар белән аралашу горурлык хисләре уятты. Район сезне сәламәт, исән килеш көтә, егетләр.