Ютазы чаңгычылары лидерлар рәтендә

2013 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
Районның өч яшь чаңгычысы республика ярышлары призерлары булды.
Ютазы чаңгычылары командасы Җәлил бистәсендә 13-14 августта узган ирекле стиль белән чаңгы роллерларында узыш буенча чаңгычылар арасында республика ярышларында уңышлы чыгыш ясады. 2000-2001 елларда туган үсмерләр арасында 5 чакрым дистанциягә ярышта безнең Андрей Зимин беренче урынны яулады. Шул ук еллардагы кызлар арасында 3 чакрым арага ярышта Айназ Фәйзрахманова – беренче, Айсылу Зиннурова икенче урынны алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International