Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган чара Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.
Акциядә пенсионерлар һәм район сукырлар җәмгыяте вәкилләре катнашты. Тантаналы тезелүдән соң, акциядә катнашучылар күңелле бию белән тәннәрен язылдырды. Җылынып, йөрергә әзерләнеп алганнан соң, энергияле спортчылар стадионның йөгерү юлы буйлап берничә әйләнеш ясады.
Барысы да чарадан канәгать калды. Дәртле һәм тынгы белмәс ветераннар яшьләргә лаеклы үрнәк һәм спорт рухы күрсәтте!