Бу һәлакәтле датаны искә төшереп, Урыссудагы 2 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен китапханәдә дәрес узды. Авария белән бәйле тарихи вакыйгалар, һәлакәт масштаблары, авария урынында радиацион зарарлануларны бетерү эше, ликвидаторларның батырлыгы турында хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлшат Ризванова сөйләде. Укучылар, меңләгән ватандашларыбызның, шул исәптән якташларыбызның да, үзләрен корбан итеп, ЧАЭСтагы аварияне бетерүдә катнашулары турында белделәр. Хикәя 37 ел элек булган вакыйгалар турында видео материаллар белән үрелеп барды. Чара ахырында барлык катнашучылар Чернобыль һәлакәтенең корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.