Татарстан «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсенең региональ этабына әзерләнә. 14-15 апрельдә Ютазы районы эшкә урнашу ярминкәләре узачак. Ярминкәдә студентлар һәм мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, эшсезләр һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук карьерасын үзгәртергә хыялланучылар катнаша ала. Бөтенроссия эшкә урнашу ярминкәсе сәнәгатьнең төрле тармакларыннан: кече һәм урта бизнестан алып эре корпорацияләргә кадәр эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерәчәк. #Мөмкинлекләр_вакыты2023