Гимназия укучылары архив эше белән танышты.

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Урыссу гимназиясенең 6 сыйныф укучылары, класс җитәкчеләре Гөлнара Марат кызы белән берлектә, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү максатыннан, архив бүлегенә экскурсия кылдылар. Бүлек җитәкчесе Лилия Гәрәева яшь архивчыларга экскурсия оештырды, архив эшенең үзенчәлекләре, анда саәланучы документларның саклану шартлары һәм таләпләре турында сөйләде, кызык булган документлар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International