7 апрельдә Алабугада Халык мәдәниятләре һәм традицияләре елына багышланган «Кече шәһәрләр» - 2023 яшь музыкантларның XVII республика конкурсы узды.
Балалар сәнгать мәктәбендә укучылар, Ютазы җиренең талантларга бай булуын тагын бер кат исбатлап, конкурста катнаштылар. "Халык уен кораллары (баян)" номинациясендә, башкару осталыгы белән балкып, Нияз Яхин (укытучысы Р.Г. Ихсанова) I дәрәҗә лауреат булды. Артем Горлов (укытучысы Кубашева З.С.) II дәрәҗә лауреат, Радмир Баһаутдинов (укытучысы Ихсанова Р. Г.) III дәрәҗә лауреат булды.
Укытучы Светлана Белобородованың шәкертләре "Струнно-щипковые инструменты" номинациясендә аерылып тордылар. Надежда Ушакова һәм Денис Нәбиуллин II дәрәҗә лауреатлар булдылар.
Алда - яңа конкурслар һәм яңа җиңүләр.
Ирешкәннәрдә тукталып калмавыгызны, һәрвакыт алга баруыгызны һәм яңа үрләр яулавыгызны телибез!