8 апрельдә «Семь нот” вокаль ансамбле (җит. Гүзәл Нигъмәтуллина) Уфа шәһәрендә узган «Талантлар планетасы» халыкара конкурс-фестивалендә катнашты.
Вокаль ансамбльләр номинациясендә ансамбль (катнаш төркем) кубок һәм икенче дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.
Вокал-соло номинациясендә 5-8 яшьлек кече төркем вокалистлары түбәндәге бүләкләргә лаек булдылар: Мәрьям Садретдинова - 1 дәрәҗә дипломант, Амалия Адылгәрәева - 3 дәрәҗә лауреат. 9-12 яшьлекләр арасында вокал - соло номинациясендә: Элина Хәсәнова - 3 дәрәҗә лауреат, Алинә Нигъмәтуллина - 2 дәрәҗә лауреат.