Әлмәт шәһәрендә «Без бергә» Республика балалар иҗаты конкурсының зона этабы узды.
Конкурста хореограф Минзилә Абдурахманова җитәкчелегендәге "Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбле катнашты.
“Сюрприз” төркеме “Кунелле бию” биюен күрсәтте, ә “Озорницы” төркеме “Авар кызлары биюе” белән чыгыш ясады.
Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Уңышлар телибез!