«Татарстан Республикасы янгын күзәтчелеге» Татарстан Республикасы Дәүләт казна учреждениесенең Әлмәт янгынга каршы хезмәт отряды вакант урыннар өчен кандидатлар эзли.
Түбәндәге вакант вазифалар бар:
1. Ютазы авылындагы сак буенча янгынга каршы хезмәтнең аерым посты бүлекчәсе командиры (хезмәт хакы 30 000 сумнан 37 000 сумга кадәр);
2. Ютазы авылындагы сак буенча янгынга каршы хезмәтнең аерым постының янгын сүндерү автомобиле йөртүчесе (хезмәт хакы 25 000 сумнан 31 000 сумга кадәр);
3. Ютазы авылындагы сак буенча янгынга каршы хезмәтнең аерым постында янгын сүндерүче (хезмәт хакы 25 000 сумнан 31 000 сумга кадәр).
Кандидатларга таләпләр: хөкем ителмәгән булу, армиядә хезмәт иткән булу, белеме урта белемнән түбән булмаска тиеш. Телефон буенча белешмәләр: 8 (8553) 36-04-00.