Мәктәпкәчә яшьтәге балалар янгын сүндерүчеләрдә кунакта булдылар

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

10 апрельдә Урыссу поселогының 1нче номерлы балалар бакчасының әзерлек, урта төркем балалары янгын сүндерүчеләрдә кунакта булдылар.

 

Янгын сүндерү бүлегенә экскурсия – ул кызыклы, онытылмас сәяхәт, ул һәр балага ошый һәм озакка истә кала. Янгын сүндерү машинасының сигнал бирүенә битараф баланы табу да катлаулы. Хәтта каядыр ярдәмгә ашыгучы янгын сүндерүчеләрне күрү дә дулкынландыра. Ә чын янгын сүндерү машинасын, җиһазларны, саклагыч костюмнарны карау, бигрәк тә төрле яшьтәге балаларга кызыклы.

10 апрельдә Урыссу поселогының 1нче номерлы балалар бакчасының әзерлек, урта төркемнәре малайлары һәм кызлары янгын сүндерүчеләрдә кунакта булдылар. Хезмәткәрләр балаларны җылы кабул итте һәм танып белү экскурсиясе оештырды. Янгын сүндерү машиналары урнашкан ангар балалар тавышларының күңелле шау-шуы белән тулды. Нәниләр белән әңгәмәне янгын сүндерүче Шәмсиев Камил Зөфәр улы алып барды. Ул янгын сүндерү машинасының эчтән нинди булуын, су тутырылган бакның кайда урнашуын, янгын сүндерүчеләр нинди җайланмалар куллануын күрсәтте. Янгын сүндерү җиңсәләре һәм коткаручыларга кирәкле башка кораллар нинди булуы, аларның билгеләнеше турында сөйләде.

Бу кызыклы очрашу барышында балалар янгын сүндерүче һөнәре һәм бу кирәкле эшнең үзенчәлекләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Күпчелек балалар өчен янгын сүндерүче каһарманлык һәм батырлыкның гәүдәләнеше булып тора, ул уттан курыкмый һәм кешеләрне кыю рәвештә  коткара. Шуңа күрә бу героик һөнәр кешеләре белән күзгә-күз аралашу балаларның үзләрен тотышларына карата җитди мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итә, ут белән саксыз эш итүгә киртә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International