Исегезгә төшерәбез, гражданнарны шәхси кабул итү традицион рәвештә атна саен сишәмбе көннәрендә үткәрелә.
Аны Ютазы районы башлыгы, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Аяз Әдип улы Шәфигуллин үткәрде.
Бу атнада район башлыгына җир закончалыгы, газ үткәрүдә ярдәм күрсәтү, янгыннан зыян күрүчеләргә булышу, карт агачлар кисү, шулай ук иҗтимагый, көнкүреш һәм икътисади характердагы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Бу көнне кабул итүгә барлыгы тугыз кеше килде.
Һәрбер сорау җентекләп каралды, күпчелеге чишелеш алды, башка сораулар буенча мөрәҗәгать итүчеләр җавап-консультация алды. Гражданнарны кабул итү хакимиятнең халык белән турыдан-туры хезмәттәшлегенең яхшы рәвеше булып тора.
Барлык мөрәҗәгатьләр контрольгә алынды һәм җаваплы затларга билгеләнгән срокларда үтәүгә йөкләнде.