Яшь пианист Данияр Шәрипов Гран-при иясе исемле кубогына лаек булды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Данияр Шәрипов (җит. Әлфия Камалиева) «Краски талантов» күп жанрлы конкурс-фестивале җиңүчесе булды. «Чикләре булмаган сәнгать» иҗат берләшмәсенең оештыру комитеты Данияр Шәриповка җиңүче дипломы, ә җитәкче Әлфия Мөгътәбәр кызы Камалиевага катнашучыны әзерләгәне өчен рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International