Космонавтика көнен бәйрәм итү кысаларында һәм В.В. Терешкованың космоска очуының 60 еллыгына Кәрәкәшле авыл китапханәсендә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, урта яшьтәге мәктәп укучылар өчен «Космос геройлары: Валентина Терешкова» дигән кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрелде.
Китапханәче В.В. Терешкова турында хикәя электрон презентация белән үрелеп барды. Сәнгать җитәкчесе сөйләвеннән балалар ракетаны беренче уйлап табучы кем булуын белделәр. Балалар «Гагарин шлемы»н киеп карадылар, шулай ук викторинада катнаштылар. Тагын укучылар «Искиткеч космос дөньясы» китап күргәзмәсе белән таныша алдылар, анда Ю.А. Гагаринга һәм бу мөһим вакыйгага катнашы булган барлык кешеләргә, космос тармагының барлык хезмәткәрләренә, астрономнарга, тикшеренүчеләргә һәм галимнәргә багышланган әдәбият тәкъдим ителде.