Анда катнашучылар Пасханың Олы бәйрәм булуын һәм ул Гайсә Мәсихнең терелүе хөрмәтенә билгеләнүен белделәр. Чара барышында кунаклар Пасха традицияләре һәм атрибутлары белән таныштылар, бу көн белән бәйле сынамышлар һәм ышанулар һәм Пасхада традицион өстәл сые буялган йомыркалар, эремчекле паска, кулич турында сөйләштеләр. Үз белемнәрен «Пасха викторинасында» тикшерделәр, «Йомырка буяу - сәнгать» конкурсында катнаштылар һәм «Пасха мәкальләре»н искә алдылар. Очрашуда катнашучыларның һәрберсе үз гаиләсендә бу бәйрәмне ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде, Пасха йомыркаларын бизәү серләре белән уртаклашты.