12 апрельдә Балалар иҗаты үзәгендә укучылар өчен «Поехали» исемле уен программасы узды

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрельдә Россиядә галәмгә беренче тапкыр кеше очуы уңаеннан Космонавтика көне билгеләп үтелә.

Бу көнне 1961 елда «Восток» корабында Юрий Гагарин космоска оча, ул бөтен кешелек өчен беренче космонавт булып тора.

Космонавтика көне, календарьның мөһим датасы кебек, безнең үзәктә ел саен бәйрәм ителә.

Әлеге чараның максаты: Россия космонавтикасына кызыксынуны арттыру, укучыларны күзаллауларын киңәйтүгә этәрү, интеллектуаль һәм физик сәләтләрен үстерү, сәламәт көндәшлек һәм дусларча ярышу рухын тәрбияләү.

Балалар уен программасында бик теләп катнаштылар. Залда көндәшлек рухы сизелде.

Укытучылар балаларга Космос турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Чара бик мавыктыргыч булды һәм күңелле узды. Ахырда балалар фото зонасында фотога төштеләр.

Балалар иҗат үзәге методисты Вәлиева Г. И.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International