Урыссу поселогында яшәүче мошенник кулыннан зыян күргән

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

Район халкына телефон аша финанслар буенча кем дә булса сорау күтәрсә, аңа  ышанмаска дигән кисәтүләр барып җитмәде бугай.

 

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча җәмәгать иминлеген саклау бүлеге начальнигы Владимир Топорков район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә узган бүлекләр һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсе барышында хәбәр итте.

 

Аерым алганда, уруссулыга шалтыраткан мошенник Федераль куркынычсызлык хезмәткәре дип таныштырган. Озакка сузылмаган аңлатулардан соң ул кредиторга кредитны ашыгыч рәвештә түләргә кирәклеген хәбәр иткән. Нәтиҗәдә, урыссулы беренче кредитын каплау өчен тагын бер кредит рәсмиләштерергә мәҗбүр булган һәм 2,5 миллион сумлык зыян күргән. Укучыларның игътибарын тагын бер кат шикле телефон шылтыратуларына җавап бирмәү кирәклегенә юнәлтәбез. Финанс мәсьәләләре телефон аша хәл ителми. Мошенниклар һәр очрак саен тагын да мәкерлерәк эш итә. Алар белән озак сөйләшүләр алып бару үзең өчен кыйммәткә төшә. Ә инде җинаятьчене телефон аша танып буламыни, дип сорар укучы. Сезгә биш яшь булмаса, мөмкин һәм тиеш. Беренче чиратта, сез кредит алган банк бүлегенә мөрәҗәгать итү дә җитә.

 

Узган атнада райондагы оператив вәзгыять белән таныштырган Топорков, хисап чорында дежур частька бер-бер артлы кыйнау, яла ягу, урлау, наркотиклар куллану, гаилә низагы, саксызлык аркасында милекне юк итү, кеше торагына законсыз үтеп керү турында хәбәр килүен билгеләп үтте. Барлыгы 38 хәбәр килгән, шуларның бишесе – вак урлашу, икесе – мошенниклык, икесе – юл-транспорт һәлакәтләре, бишесе – янгын чыгу.

Сүз уңаеннан, янгыннар турында. Район янгын сүндерү хезмәте начальнигы Фәнил Солтанов хәбәр иткәнчә, 17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстанда махсус янгынга каршы режим кертелгән. Учаклар ягу, ризык әзерләү өчен ут ягу, чүп-чар, коры үлән яндыру һәм башкалар тыела. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү административ җаваплылыкка китерә.

 

Мәсәлән, гражданнарга – 10-20 мең сум, вазифаи затларга – 30-60 мең сум, юридик зат булмаган эшмәкәрләргә – 60-80 мең сум һәм юридик затларга - 400-800 мең сум күләмендә штраф салынырга мөмкин.

 

Киңәшмә барышында тормыш тәэмин итүнең башка сораулары дә каралды – «Удача» торак милекчеләре ширкәте эшчәнлеге, мобилизацияләнгән солдатларның гаиләләренә утын белән ярдәм күрсәтүне дәвам итү, Урыссу үзәк район хастаханәсе эше. Аерым алганда, хастаханәнең баш табибы Светлана Шакирова район гражданнарының билгеле бер категориясе социаль пакетка караганда, аның акчалата эквивалентына өстенлек бирүләренә игътибар юнәлтте. Бу кире кайтарылмаслык нәтиҗәләргә китерә. Шул ук вакытта, социаль пакеттан баш тартып, кеше үзен ташламалы медицина ярдәменнән мәхрүм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International