Һөнәри юнәлеш бирү айлыгы кысаларында Урыссудагы 1 нче башлангыч мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Урыссу поселогындагы "АхмадАгро" җиләк питомнигында булдылар.
Балалар җиләк-җимеш питомнигының үзенчәлекләре һәм структурасы, утырту материалының составы һәм үстерү технологиясе турында белделәр. Шәхси питомникны тоту - зур эш икәне аңлашылды. Ләкин үз эшләрен яратучылар өчен бу хыялга киртә була алмый.