Башкарма комитетның утырышлар залында “Витаминлы яз” чарасы узды

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Ул Ютазы район Советы профсоюзы һәм Ютазы муниципаль районы Башкарма комитеты әгъзалары өчен үткәрелде.

Чараны сәламләү сүзе белән район башлыгы Аяз Шәфигуллин ачты. Эш көненнән соң, түгәрәк өстәл артына җыелган профсоюз әгъзалары ял итә һәм район мәдәният йорты артистлары әзерләгән кечкенә концерт карый алдылар. Барлык катнашучылар өчен һәркемгә бүләккә әзерләнгән  җиләк-җимеш кәрзине күңелле сюрприз булды.

 

Утырыш залындагы мохит күңелле һәм бәйрәмчә иде. “Витаминлы яз!” акциясе, язның үзе кебек күркәм һәм җылы булды.

 

Акцияне алып баручы, район мәдәният йорты хезмәткәре Алина Данчул катнашучыларга витаминнарның файдасы һәм сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде.

 

Чара ахырында Ютазы муниципаль районы башлыгы урынбасары, Республика профсоюз комитетының Ышанычлы заты (профсоюз вәкиле) Закуан Ильясов «Мин үз Ватаным белән горурланам» балалар рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын җитәкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International