Бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге Алабугада 10-16 апрельдә узды.
Спорт чарасында бөтен Татарстаннан 198 спортчы катнашты. Ютазы районы вәкилләре тренерлар Рифкать Мөхәммәтшин һәм Владимир Добрин җитәкчелегендә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар.
Иң яхшы нәтиҗәләрне “Атлант” ЯЯКның бокс буенча тренеры Рифкать Мөхәммәтшинның тәрбияләнүчеләре күрсәтте. Яшь боксчылар Саян Низаметдинов һәм Ярослав Горбачев беренче урыннарны яуладылар, үз яшь категорияләрендә алтын медаль ияләре булдылар. Бу җиңүләр ярдәмендә балалар бокс буенча республика җыелма командасына эләктеләр. Инде 7 майда, алар Самара шәһәрендә җыелма команда составында Идел буе федераль округының бокс буенча ярышларында Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак.
Шулай ук Ютазы авылыннан тренер Владимир Добринның тәрбияләнүчесе Рамазан Габделхаков 41 кг авырлык категориясендә өченче урынны алып, яхшы нәтиҗә күрсәтте.