Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс Татарстан эшкуарларын Россиянең перспективалы брендлары конкурсында катнашырга чакыра

2023 елның 18 апреле, сишәмбе

Конкурсның максаты - илнең һәр төбәгендә перспективалы Россия брендларын үстерүгә ярдәм итү. Конкурс Стратегик инициативалар агентлыгы һәм Росконгресс фонды оештырган «Яңа заман өчен көчле идеяләр» форумы кысаларында үткәрелә.

 

Агымдагы елның февралендә Агентлыкның Күзәтчелек советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин сайлап алу һәм перспективалы ил брендларын алга сөрү системасын төзергә чакырды. Дәүләт башлыгы ул вакытта бу Россия компанияләренә продукция җитештерү һәм сату күләмен арттырырга, шулай ук федераль дәрәҗәгә чыгарга ярдәм итәчәк дип билгеләп үтте.

Президент тарафыннан яңа заман өчен көчле идеяләр форумы кысаларында ел саен иң яхшы яңа ил брендлары конкурсын үткәрү, шулай ук аның җиңүчеләрен бүләкләү тәэмин итү йөкләнде.

 

"Сыйфатлы товар кулланучыга кадәр барып җитә алмау мисалларын без барыбыз да беләбез, чөнки аның таныла алуы җитәрлек түгел. Һәм киресенчә: матур төргәк еш кына, йомшак  әйткәндә, бик үк файдалы булмаган товарларга киштәгә эләгергә ярдәм итә. Шуңа күрә брендның мөһимлеген бәяләп бетермәскә кирәкми.

Ә хәзер базарда буш урыннар барлыкка килгәч, безнең ил брендларына ярдәм итү аеруча мөһим», – дип белдерде АСИ операцион блогының махсус проектлар директоры Михаил Хомич.

 

Конкурста катнашу өчен гаризалар идея.росконгресс.рф крауд-платформасында биш номинация буенча кабул ителә:

 

Азык-төлек товарлары

Куллану товарлары

Мәгълүмати технологияләр

Югары технологияләр

Креатив индустрияләр

Конкурста эшкуарлар – аларның компанияләре тотрыклы үсеш темпларын күрсәткән һәм җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсенә ирешкән, шулай ук товарлары кулланучылар тарафыннан инде югары бәяләнгән кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала:

 

Компания гариза биргән төбәкнең резиденты булырга тиеш

Компания конкурсның биш тармак-номинациясенең берсенә карый

Компания социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра

Компания җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә

 

Һәр субъекттан конкурс жюрие биш җиңүче брендны билгеләячәк. Моннан тыш, конкурсның биш федераль җиңүчесе сайланачак, алар илнең югары җитәкчелеге тарафыннан быел июнь аенда форумның турыдан-туры  чарасында билгеләп үтеләчәк. Шулай ук жюри брендларга ярдәм итү чараларының иң яхшы җыелмалары булган төбәкләрне билгеләп үтәчәк.

 

Җиңүче брендлар үз товарларын маркетплейсларда һәм сәүдә челтәрләрендә, телевидениедә һәм яңа медиада алга этәрә алачак, шулай ук конкурс партнерларыннан алга баруда  ярдәм алырга мөмкин булачак. Алар арасында Росконгресс фонды, Wildberries, OZON, АНО “Диалог”, ФЦК, Россия Почтасы, Роскачество, АНО «Национальные приоритеты» һәм башкалар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International