Зиратларны төзекләндерү һәм ата-бабаларыбызның каберләрен даими карау – җаваплы эш, ә аны хәл итү - хакимият өчен дә, барлык гражданнар өчен дә изге гамәл. Әлеге мәсьәлә Көрәш-Бүләк авылында да актуаль булып тора.
Ял көнендә битараф булмаган авыл кешеләре көче белән зиратта өмә оештырылды. Барысы да зират эчендә һәм ташландык каберләрдә бердәм һәм оешкан төстә тәртип урнаштырдылар.
Ирләр, сәнәкләр һәм бензопычкылар белән коралланып, территорияләрне чистартты. Хатын-кызлар чабылган үләннәрне җыйды, зират территориясен чүп-чардан арындырды.