Балалар төрле халыкларның гореф-гадәтләре, традицияләре, милли бәйрәмнәре белән таныштылар, интеллектуаль конкурсларда һәм милли уеннарда катнаштылар, Төньяк халыклары турында видеоролик карадылар. Аннары халыклар арасында үзара аңлашу һәм дуслык турында сөйләштеләр. Китапханәче Кадрия Заһретдинова балаларга өйдә уку өчен дуслык турында китаплар сайларга тәкъдим итте: А.Толстойның «Буратино маҗаралары»н, Э. Успенскийның «Крокодил Гена һәм аның дуслары»н, А. Линдгренның «Малыш һәм Карлсон»ын, Д. Родариның «Чиполлино маҗаралары»н, А. Милнның «Винни Пух»ын һәм башка әсәрләрне. Чара ахырында балалар чын дуслар кагыйдәләрен искә төшерделәр!