Урыссу башлангыч мәктәбендә “Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» «Нацистлар һәм аларның тарафдарлары тарафыннан Совет халкының геноциды турында искә алу көне” темасына багышланды.
Балалар геноцидның нәрсә икәнен һәм бу җинаятьнең бер яки берничә дәүләт территориясендә яшәүче ниндидер милләт кешеләренә карата, аны юк итү максаты белән кылынуын белделәр.
Бу тема бик мөһим, катлаулы һәм авыр, чөнки без үткәннәрне онытырга ярамаганын аңларга тиеш.