Урыссу футболчылары шәп нәтиҗәләр күрсәттеләр

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

Апрель ае Урыссу поселогының «Апсалямово» футбол клубы өчен ярышларга бай, актив һәм нәтиҗәле булды.

 

Әйтик, 8-9 апрельдә Октябрьский шәһәрендә спорт мастеры Булат Зыязетдинов истәлегенә мини-футбол буенча ел саен үткәрелә торган турнир узды. Ярышларда Октябрьский, Туймазы, Казан һәм Ырымбурдан уналты футбол командасы катнашты. Урыссу егетләре турнир финалына чыкты, анда җиңү өчен киеренке алышта Туймазы командасыннан бер очкога гына калышып, 2 урынны алдылар. Турнирның иң яхшы бомбардиры һәм кыйммәтле уенчысы Илдан Галиев булды.

 

Алабугада 14-16 апрельдә узган 2023 елның ТР беренчелеге команда өчен мөһим ярышлар булды. Бу турнирда Татарстанның 17 командасы катнашты. «Апсалямово» ФК командасы беренчелектә 3 урынны алды. Әлеге турнирда команданың иң яхшы уенчысы Рәмис Шәрипов булды.

Урыссу футбол командасының тренеры - Айрат Галимов, капитаны - Илдан Галиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International