Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Ютазыда төзекләндерелгәннән соң чишмә ачылды
2013 елның 16 августы, җомга
Авылны узып без урау юллар белән урман ягына, кеше кулының игелекле гамәлләреннән берсен күрергә ашыктык. “Нарат чишмәсе” исемен алган бәллүр чишмә талгын гына челтерәп кунакларны сәламләде. Чишмә суы чынлап та йомшак, тәмле булып чыкты. Ютазы элеваторы директоры, район советы депутаты Гөлүсә Дәүләтшина сүзләре буенча, әлеге чишмә суының лаборатор анализы аның югары сыйфатлы булуын күрсәткән. Ул гына да түгел, лабораториядә аның шешәләргә тутырылып сатыла торган популяр суларның берсеннән сыйфатлырак булуын әйткәннәр. Ташлар белән уратып алынган улак буйлап агып төшкән су үз юлын дәвам итә. Аның янында күркәм беседка, аңа да сукмак салынган. Биредә чүп салу өчен зур булмаган контейнер куелган. Якында гына нарат, каен урманы, калкулыклар, кукуруз һәм арыш басулары... Ял өчен менә дигән урын! Иң мөһиме, юлчылар, ял итүчеләр тәртип сакласыннар – тирә-юньгә чүп ташламасыннар, яккан учакларын сүндерергә онытмасыннар, тир-юньдәге матурлыкны арттырсыннар. Әлеге фикер район башлыгы ярдәмчесе Сәгадәтулла Төхбәтуллин, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Хәкимова, район хатын-кызлар советы рәисе Наилә Хөснетдинова, авыл аксакалы Фатыйх хаҗи чыгышларында кызыл җеп булып сузылды.Узган җомгада эш атнасы күңелле вакыйга белән тәмамланды – Ютазыда төзекләндерелгәннән соң чишмә ачылды.
Үзенең чыгышында Дәүләтшина җир куеныннан бәреп чыккан байлыкны төзекләндерү зарурлыгы күптән өлгергән булуын билгеләп үтте.
-Хатын-кызлар советының чишмәне төзекләндерү тәкъдиме уңаеннан мин үзебезнең предприятие эшчеләренә мөрәҗәгать иттем,- ди Гөлүсә Исмәгыйль кызы. – Барысы да идеяне хуплады һәм аны тормышка ашыруда актив катнаштылар. Нәтиҗәдә элеваторның баш инженеры җитәкчелегендәге хезмәт десанты биредә үз эшен башлады һәм кыска гына вакыт эчендә кызганыч хәлдә булган чишмәгә рух өрде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, киңәшләре белән чишмәләр төзекләндерүдә зур тәҗрибәсе булган крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Вафауллин ярдәм иттеләр. Шулай итеп, уртак көч һәм Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бу эшне башкарып чыктык.
Начар эшләнмәгән, дип әйтәсе генә кала. Ә “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле, үзешчән сәнгать артистлары бәйрәмдә катнашучыларның кәефен күтәрде. Менә купшы милли киемнәрдәге кызлар чишмәгә су алырга төшә. Алар бизәлгән чиләкләрдәге суны татып карау өчен җыелучыларга өләшә. Сокландыргыч бию хәрәкәтләре! “Мы сидели на берегу речки”,- дип шул дәрәҗәдә илһамланып җырлады ки ютазылы Евгений Семенов, тыңлаучылар шунда ук гашыйк парларны күз алларына китергәннәрдер. Шаярышу, көлешү! Тормыш бу иртәдә бигрәк күңелле иде!
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз