Ютазы районына Татарстанның монополиягә каршы хезмәте киләчәк

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль монополиягә каршы хезмәт идарәсенең район территориясенә визиты 2023 елның 25 апрелендә узачак. Муниципаль районга ведомство җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь киләчәк.

Традиция буенча муниципаль район территориясендә район җитәкчелеге белән эш очрашулары, мәктәптә ачык дәрес, гражданнарны кабул итү һәм сәнәгать мәйданчыгына яки предприятиегә бару булачак.

Чаралар 14.00 сәгатьтә башланачак – бу вакытка гражданнарны кабул итү планлаштырыла, ул район хакимиятендә түбәндәге адрес буенча узачак:  Урыссу ш.т.п., Пушкин урамы, 38 нче йорт. Кабул итүгә теркәлү - 2-42-06 телефоны буенча.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International