Министрның сәфәренең максаты – һәр бүлекчә һәм структура кысаларында аерым, Урыссу үзәк район хастаханәсе эшчәнлеге белән танышу.
Марсель Миңнуллинны район башлыгы Аяз Шәфигуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова озатып йөрде. Ведомство башлыгы кабул итү бүлегендә, хирургия бүлегенең операцион блогында, функциональ диагностика кабинетларында, балалар, терапия һәм гинекология бүлекләрендә булды, шулай ук поликлиниканың ремонт эшләре барышы белән танышты. Исегезгә төшерәбез, биредә капиталь ремонт «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасын тормышка ашыру кысаларында уза. Министр кече авылларда яшәүче һәр кешегә медицина ярдәме күрсәтүнең мөһимлегенә аерым басым ясады. Безнең районда, аерым алганда, әлеге мәсьәлә тиешле дәрәҗәгә куелган.
Министр кечкенә авылларда яшәүче һәр кешегә медицина ярдәме күрсәтүнең мөһимлегенә аерым басым ясады. Безнең районда, аерым алганда, әлеге мәсьәлә тиешле дәрәҗәгә куелган.
- Районда 19 ФАП һәм ике амбулатор учреждение эшли, - дип билгеләп үтте УЦРБ баш табибы. - Бер тәүлек эчендә 18 пациент кабул итү бүлмәсе аша үтә. Кагыйдә буларак, аларга беренчел медицина-санитар ярдәмне ФАП дәрәҗәсендә күрсәтәләр, анда квалификацияле фельдшерлар эшли.
Марсель Миңнуллин табибларның игътибарын ультратавышлы тикшерү аппараты (УЗИ) һәм диагностика лабораториясе белгечләренең тәүлек әйләнәсе дежур торуын тәэмин итү зарурлыгына юнәлтте.
- Әгәр кеше, әйтик, ял көннәрендә кабул итү бүлегенә эләгә икән, - дип ассызыклады министр, - диагнозны вакытында кую буенча кыйммәтле вакытны югалтырга мөмкин.
Ведомство башлыгы предприятие хезмәткәрләрен диспансерлаштыруга да аерым басым ясады. Ул ассызыклаганча, бу мәсьәлә формаль характерда булырга тиеш түгел. Эшкә сәләтле халыкның сәламәтлегенә мөнәсәбәт культурасы нормага әверелергә тиеш.
Поликлиниканың ремонт эшләрен карау барышында министрның игътибары проектның конкрет детальләренә юнәлтелде. Бу финанслауны дәвам итү кирәклеге дә, эш масштабы да, конкрет мәсьәләләрне хәл итүнең максатка ярашлылыгы да. Мәсәлән, поликлиниканың лифт шахтасы бина төзелеше проекты буенча бар, ә менә лифт үзе урнаштырылмаган. Министр әлеге һәм башка сорауларны игътибарга алды. Мәсәлән, хирургия бүлегендә җиһазларны яңарту кирәк. Пациентларны ашыгыч рәвештә китерү өчен мобиль, мини-автобус та мөһим.
Визитка йомгак ясап, Марсель Миңнуллин Урыссу үзәк район хастаханәсе эшенә уңай бәя бирде.
- Гомумән алганда, эш тиешле дәрәҗәдә алып барыла, - дип билгеләп үтте министр. - Әмма кешеләр үлеме дәрәҗәсе күрсәткечләренең кимүенә тагын бер кат игътибар юнәлтергә кирәк. Хатын-кызлар консультациясе каршында йөкле хатын-кызлар белән психолог, әниләр мәктәбе эшләве турында белү бик күңелле булды. Компьютер томографының “срезлары” тәэсирләндерә, бу турыдан-туры тикшерү сыйфатына һәм тизлегенә тәэсир итә. Кадрлар мәсьәләсе дә яхшы куелган - сезнең районның сәламәтлек саклау системасында кадрлар белән тәэмин ителеш - 92 процент тәшкил итә.