20 апрельдә Кәрәкәшле авыл китапханәсендә “Җиребез – бер генә” дип аталган экологик сәгать үткәрелде

2023 елның 22 апреле, шимбә

Чара аз билгеле, әмма бик мөһим бәйрәмгә - Халыкара Җир көненә багышланды.

Чиста су, Җир һәм Һава бәйрәме ул. Чара башында китапханәче мәктәп укучыларына бәйрәм тарихы, Җир көне традицияләре, бәйрәм символлары – эмблема, флаг һәм планета халкын әйләнә-тирә мохитне саклау эшендә берләштерүче тынычлык чаңы турында сөйләде. Балалар шулай ук планетабызның экологик торышы турында да белделәр. Балалар экологик викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар, табышмаклар чиштеләр, Җир турында шигырьләр укыдылар. «Бөтендөнья Җир көне» видеоролигын һәм «Малай һәм җир” мультфильмын карау балаларга күркәм планетабызны ничек сакларга һәм аны тагын да матуррак итәргә кирәклеген аңларга ярдәм итте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International