Урыссудагы 6 нчы номерлы балалар бакчасы тәрбиячеләре ата-аналар белән «Махсус хәрби операция солдатына ярдәм ит» акциясе оештырды.
Ата-аналар гуманитар ярдәм җыюда актив катнаштылар. Шулай ук педагоглар тәрбияләнүчеләр белән бергә солдатларга хатлар яздылар. Җыелган барлык гуманитар ярдәм махсус хәрби операциягә мобилизацияләнүчеләргә тапшырылды.
- Гуманитар ярдәм күрсәткәннәре, сугышчыларыбызга матди, мораль ярдәм күрсәткәннәре өчен "6 нчы номерлы балалар бакчасы" тәрбиячеләренә, ата-аналарына, тәрбияләнүчеләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез! Җиңү безнең якта булачак! Сезнең акция турында сөйләгәч, барысы да елады! Тагын бер тапкыр күп рәхмәтләр! – дип район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова тәэсирләре белән уртаклашты.
Исегезгә төшерәбез, район ветераннар советы солдатларга ярдәм итүдә актив катнаша: челтәрләр үрә, гуманитар ярдәм җыя.