4 нче номерлы балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды

2023 елның 22 апреле, шимбә

Чарада педагоглар, өлкән һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты.

 

Чарада балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, "Кызыклы шәкерт", «Бишек җыры», «Шаян песи» шигырьләрен сәхнәләштерделәр, ел фасыллары турында табышмакларга җаваплар эзләделәр, Г.Тукай әкиятләрен искә төшерделәр. Бәйрәмгә кунакка Шүрәле һәм Су анасы кебек  әкият геройлары килде. Алар белән бергә бакча тәрбияләнүчеләре "Су анасы", "Игътибарлы булыгыз», «Кәрия-Зәкәрия» уеннарын уйнадылар. Балалар чарада теләп катнаштылар. Балаларда кечкенәдән үк бөек шагыйрь шәхесенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү мөһим. Бала кечкенә вакытында Г. Тукай әсәрләреннән никадәр тирәнрәк тәэсирләр алса, киләчәктә ул шул кадәр дәрәҗәдә югары рухи-әхлакый сыйфатларга ия иҗади шәхес булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International