Быел Урыссуда «Аҗаган - 2023» хәрби-спорт уенының зона этабы узды.
Биредә яхшыларның яхшылары, Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы муниципаль этапларда җиңүче командалар җыелды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырган чарада республиканың сигез районыннан – Азнакай, Баулы, Сарман, Ютазы, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск һәм Зәй районнарыннан яшьармия отрядлары катнашты. Һәр командада 15 кеше булды. Күрсәтмә чыгышлар һәм спорт ярышлары поселокның өч төрле локациясендә үткәрелде: Олимп ССК, Урыссудагы 3 номерлы мәктәп һәм "Энергия" стадионы.
«Зарница»ны үткәрүнең төп бурычлары булып башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыру, яшүсмерләрдә патриотлык, иптәшлек һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү тора. Шулай ук мәктәп укучыларын сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, ГТО нормаларына туры китереп физик әзерлекне тикшерү.
«Аҗаган» зона этабының тантаналы ачылышы «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексында узды. Командалар Россия һәм Татарстан гимны астында тезелде. Район башлыгы Аяз Шәфигуллин чараны ачуда шәхсән катнашты. Ул командаларга яхшы теләкләр һәм нәсыйхәтләр белән мөрәҗәгать итте.
- Бүген сезне Ютазы җирендә күрү бик күңелле. Россия гимнын сез беләсез һәм җырлыйсыз. Татарстан гимнының да сүзләрен яхшы белүегезне теләр идем. "Аҗаган" - барлык спорт күнекмәләре күрсәтелә торган, патриотизм тәрбияләнә торган ярышлар төре. Россия - бөек ил, ә сез - илебезнең киләчәге, Россия Федерациясе һәм Татарстанның генофонды. Укучылар, сезгә уңышлар һәм сәламәтлек телим, - диде ул катнашучыларга.
Шулай ук район чик сакчылары җәмгыяте рәисе Ришат Мостафин, ТР Баулы һәм Ютазы районнары комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Марат Гарифуллин һәм район чик сакчылары берләшмәсе чик буе гаскәрләре ветераны, Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Илнур Бакиров балаларга сәламләү сүзе һәм теләкләр белән мөрәҗәгать иттеләр.
Спорт чарасын ачу тантанасыннан соң, барлык командалар ярышлар узу өчен төрле локацияләргә бүленделәр. Ярышлар программасы бай: конкурс визит карточкасы, интеллектуаль тарихи викторина, хәрби әзерлек блогында балалар пневматик винтовкадан атуда һәм Калашников АК-74 автоматын сүтеп-җыюда һәм “магазинын” җиһазлауда ярыштылар. Шулай ук егетләр үзләрен ОКЗда (противогаз һәм плащ киюдә) күрсәттеләр. Стадионда балалар йөгерүдә, граната ыргытуда ярыштылар, егетләр аркылы борыста тартылды, кызлар куллары белән идәннән күтәрелде. Ярышларның соңгы этабы йөзү булды. «Олимп” спорт мәктәбе бассейнында 50 метрлы дистанциягә ирекле стиль белән йөзү буенча команда эстафетасы узды.
Һәр төр ярышларда команда нәтиҗәләре ясала, алар нигезендә ярышларның барлык төрләре буенча гомуми зачет нәтиҗәләре төзелә.
Сигез сәгать дәвам иткән хәрби-патриотик уенның барлык этаплары нәтиҗәләре буенча түбәндәге җиңүчеләр ачыкланды.
Беренче урынны - Ютазы районы командасы, икенче урынны - Бөгелмә районы командасы һәм өченче урынны Лениногорск районы командасы алды.
Җиңүчеләр грамоталар, кубоклар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.