Авыл фельдшерлары үзәк район хастаханәсе киңәшмәсендә катнаштылар

2023 елның 22 апреле, шимбә

Авыл медицина хезмәткәрләре чираттагы киңәшмәгә җыелды.

 

Урыссу үзәк район хастаханәсенең оештыру-методик кабинетының өлкән фельдшеры Мәйсәрә Рахмаева ФАПларда эшне оештыру, пациентларны компьютер программасында вакытында теркәү, дарулар белән тәэмин итү турында сөйләде.

 

Ул шулай ук хезмәт дисциплинасындагы кимчелекләргә дә игътибар итте.

 

Роспотребнадзорның Бөгелмә территориаль бүлеге өлкән белгече Гөлүсә Вафина туберкулезны профилактикалау турында доклад белән чыгыш ясады. Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсенең фтизиатр кабинетында 15 кеше исәптә тора.

 

Хастаханә программисты Фәнис Гыймадиев ЭКГның портатив аппаратлары белән эшләү тәртибен тагын бер кат аңлатты. Сүз уңаенда, ЭКГ үткәрү өчен әлеге заманча җиһазлар узган ел ахырында халыкка беренчел санитар-медицина хезмәте күрсәтүне модернизацияләү программасы буенча бирелде.

 

Өлкән шәфкать туташы Луиза Әлимбәкова авыл фельдшерларына А,Б,В,Г класслы медицина калдыклары белән эшләү таләпләрен җиткерде.

 

Террорчылык актлары, янгыннар кебек хәзерге афәтләр авыл ФАПлары эшчәнлеге белән дә турыдан-туры бәйле. УРХның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча әйдәп баручы белгече Рузалия Тошматова медицина хезмәткәрләре белән гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үзләрен ничек тотарга һәм нинди чаралар күрергә кирәклеге турында укыту үткәрде.

 

Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук хезмәтне саклау буенча тест биремнәрен үтәделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International