Хөрмәтле предприятие (оешма) җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр!

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

«ТР Сатып алуларны үстерү үзәге» АҖ (АО «Центр развития закупок РТ») 2023 елның 28 апрелендә Казан шәһәрендә «Дәүләт сатып алулары: уңайлы, гади, отышлы» темасына Бизнес өчен бушлай форум уздырырга планлаштыра.

 

Форумны үткәрүнең максаты - дәүләт сатып алулары өлкәсендә эшкуарларның компетенциясен арттыру аша Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль сатып алуларында республика эшкуарларының өлешен арттыру.

 

Сезне булачак чарада катнашырга чакырабыз. Форум программасы кушымта итеп бирелә.

 

Чарада катнашу өчен гариза җибәрергә кирәк: https://zakupki.tatar/seminars/forum-goszakupki-dostupno-prosto-vygodno/

 

Оешмадан берничә тыңлаучы катнашкан очракта, һәр катнашучы шәхси телефон номерын күрсәтеп, аерым гариза бирә.

 

Форумны үткәрү адресы: Казан шәһәре, Татарстан ур., 20 йорт, Штаб. Креатив индустрияләр резиденциясе.

 

Форум программасы /file/jutaza/File/Программа форума (5) (2).pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International