Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү (Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Ду сайтының "оператив мәгълүмат" бүлегенә актив интернет-сылтама мәҗбүри!)

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФБДУдан керде:

 

2023 елның 26 апреленә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

2023 елның 26 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә секундына 15-20 метрга җиткән көчле көньяк, көньяк-көнбатыш җиле көтелә, урыны белән секундына 23 метрга  кадәр (Казанда 15-20 метр), урыны белән яшен, локаль рәвештә боз явуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International