2023 елның 22 апрелендә Лениногорск шәһәрендә йөзү буенча ачык беренчелек узды.
"Олимп" урта мәктәбенең йөзү секциясе тәрбияләнүчеләре тренер Зарина Мифтахова җитәкчелегендә ярышларда катнаштылар.
2009 елда туган үсмерләр арасында ирекле стиль белән 100 метр дистанциядә 1.03, 66 нәтиҗәсе белән Арман Якупов икенче урынны алды.
2005-2006 елгы үсмерләр арасында ирекле стиль белән 100 м дистанциядә 55,47 нәтиҗәсе белән Дмитрий Кошелев икенче урынны яулады. Калган катнашучылар билгеләнгән вакытларын яхшырттылар.