Урыссу самбочылары бер көнне ике ярышта катнашты

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

23 апрельдә «Олимп» спорт мәктәбенең самбочы көрәшчеләре өчен бай эчтәлекле булды.

 

Чиләбедә спорт самбосы буенча ачык төбәкара турнир узды, анда ике йөз илледән артык спортчы катнашты, алар арасында безнең самбочылар да бар иде. 13-14 яшьлек малайлар категориясендә 59 кг авырлыктагы Хәйдәр Гайнетдинов өченче урынны алды! 48 командадан, Россиянең 7 төбәгеннән һәм Казахстан командаларыннан торган алышта Октябрьский шәһәре һәм  Урыссу  поселогы самбочылары өченче гомумкоманда урынын яулый алды.

 

Шулай ук шул ук көнне ютазылылар башка ярышларда да лаеклы чыгыш ясадылар.

Похвистневода Ю.Б. Потапов истәлегенә багышланган самбо көрәше буенча муниципаль турнир 2010-2011 елларда туган самбочылар арасында узды. Урыссу самбочылары бу турнирда Ютазы районын лаеклы тәкъдим итте. Артемий Зимин - икенче, Раян Фәттахов өченче урынга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International