20-22 апрельдә Башкортстан республикасының Салават шәһәрендә 18 яшькә кадәрге яшьүсмерләр арасында СССРның спорт мастеры В.И. Фидоренко истәлегенә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия турниры узды.
"Олимп" спорт мәктәбе спортчысы Алан Габдрәфыйков 92 кг авырлык категориясендә икенче урынны алды һәм спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.