Җиңүче-рәссамнарны Мәскәүгә чакырганнар

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

Сәнгать бүлеге укучылары 2023 елның февраль-апрель айларында I Халыкара «Театраль АРТ остаханәләре» рәсем сәнгате конкурсында катнаштылар һәм җиңүчеләр булдылар.

 

22 апрельдә Үзәк сәнгать хезмәткәрләре йортында иң яхшыларны бүләкләү тантанасы узды. Картиналар күргәзмәсе Зәңгәр кунак бүлмәсендә (Голубая гостиная) узды. Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары картиналары алдан ук җибәрелгән. Урыссу сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укытучылары Камил һәм Альбина Ибраһимовларның тәрбияләнүчеләре Мәскәүгә бүләкләүгә чакырылган.

 

Жюри әгъзалары конкурста җиңүчеләрне дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләделәр, киләчәктә дә кызларга иҗади җиңүләр теләделәр.

Сәнгать бүлеге укучыларын һәм аларның укытучыларын яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз!

1 дәрәҗә дипломант - Хәнифә Бурангулова, lll дәрәҗә лауреат - Диана Вахитова, II дәрәҗә лауреат - Ильвина Садыйкова, I дәрәҗә лауреатлар Анастасия Полякова, Әлфинә Кубашева һәм Язгөл Йосыпова булдылар.

 

Бүләкләнгәннән соң, укучылар үзләренең остазлары Альбина Камил кызы  белән Мәскәү буйлап сәяхәт итте.

Алар үзләренең киләчәк эшләре өчен архитектураны бик теләп өйрәнделәр. Өйгә зур канәгатьлек алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International